Шушы көннәрдә Бөгелмә районы администрациясендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында район эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.
Чара барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Казанова оешма һәм учреждение җитәкчеләренә инвалидларны әшкә урнаштыру турында мәгълүмат җиткерде.
Шунысын да әйтергә кирәк, 2017 елның 1 июнендә Бөгелмә районында 626 инвалид эшли. Ел ахырына эшләүче инвалидлар саны 823 кешене тәшкил итәргә тиеш, 197 сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштырылырга тиеш.