Яшел Үзәннең «Россия эше» кадрлар үзәге «Яшүсмерләрне җаваплы эшкә урнаштыру» Бөтенроссия конкурсында «Закон белән конфликтта булган һәм авыр тормыш хәлендә булган балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруның иң яхшы практикасы» номинациясендә җиңеп, югары бүләккә лаек булды.
Өченче ел рәттән РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова эгидасы астында Яшүсмерләрне социальләштерү программаларын үстерү федераль үзәге һәм Гамәли социология үзәге белән берлектә уздырыла торган конкурс Россиянең 53 төбәгеннән 229 гариза җыйды.
Кадрлар үзәге белгечләре катлаулы тормыш шартларында яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга системалы якын килү ысулын эшләгән, аларга беренче хезмәт тәҗрибәсен алырга гына түгел, ә җәмгыятьтә җайлашырга да ярдәм итә. Әлеге инициативаны үзәк берничә ел дәвамында Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе белән хезмәттәшлектә уңышлы тормышка ашыра.
