Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ләйсән Гыйләҗева, Вероника Краснова һәм Екатерина Погодина патриотик юнәлештәге акция үткәрде.
Акция бер минут тынлык белән башланды. Алга таба балаларга сугыш еллары геройлары турында фильм күрсәтелде.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 75 балигъ булмаган бала катнашты.