Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 133 кеше килде

2017 елның 23 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялдагы һәм ялга чыгарга яшьләре җитүче гражданнар өчен үткәрелгән буш эш урыннары  ярминкәсенә   йомгак ясады.

 Чараның эшендә шәһәрнең 12 оешмасыннан кадрлар белән эшләү  бүлеге белгечләре катнашты. Шулар арасыннан ҖЧҖ “СодексоЕвроазия”, ҖЧҖ “СЙ Дуслык”, ҖЧҖ “Чаллы ФУД”, ҖЧҖ ҖКФ “ТрестМонтажник”, ҖЧҖ “Комбат”, ААҖ “Яр Чаллы суык комбинаты” һ.б.

Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итте: аш  бүлмәсе эшчесе, пешекче, транспортировщик, төяү җайланмасын  йөртүче, ашамлыклар сатучы, техник-лаборант, программчы, инженер, ашханә мөдире, менеджер,  электрончы көйләүче, баш энергетик, тикшерүче, кондуктор, слесарь,  келәтче һ.б.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү  үзәгенең буш эш урыннары  тупланмасы тәкъдим ителде.

 Ярминкә үткәрү вакытына анда барлыгы 6180 буш эш урыны теркәлгән  иде.

Ярминкәдә 133 кеше катнашты, шуның 16сына  катнашучы оешмаларның вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

Эш белән тәэмин итү  үзәге хезмәткәрләре  эшне шулай ук интернет-ресурслар аша эзләү мөмкинлеген  аңлаттылар, шулар исәбеннән рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” порталы хакында   сөйләделәр. Ярминкәдә катнашкан  һәр кешегә бу порталдан ничек  итеп куллану турында  белешмә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International