Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәгедә булачак эшмәкәрләр очрашты

2017 елның 23 июне, җомга

2017 елның 22 июнендә Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәгендә “Бизнес-старт” клубының чираттагы утырышы узды.

Ул эш белән тәэмин итү үзәгенә үз эшләрен  оештырырга теләк белдереп мөрәҗәгать иткән эшсез гражданнар өчен  үткәрелә. Семинарда үз эшен ачарга теләгән 15 шәһәр халкы катнашты. “Бизнес-старт” –актив, дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле һәм үзен эшмәкәрлектә сынап карарга теләгән  гражданнар өчен оештырыла.

Клубның эшендә ҖЧҖ “Экомат” үзәге генераль директоры Бакеев  Булат Вәдүт улы, эш белән тәэмин итү үзәгенең актив формалар бүлеге башлыгы Ленда Светлана Николаевна, үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Карыгина Ирина Валентиновна да катнаштылар.

Семинарда катнашучылар уңышлы бизнес оештыруның  төп  психологик юнәлешләре, эшмәкәрлекнең хокукый нигезләре белән  танышты, шулай ук аларга  бизнес-план идеясын сайлау  һәм төзү буенча ярдәм күрсәтелде.

Моннан тыш, клуб эшендә катнашучылар  эшмәкәрлек сәләтен билгели торган тест үтте, ул эшмәкәрлеккә  әзерлекне һәм шулай ук үзеңнең шәхси сыйфатларына бәя куя белүне ачыклый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International