“Шатлык” приюты карамагындагылар өчен патриотик юнәлештәге чара оештырылды

2017 елның 23 июне, җомга

“Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Сагиров Вазих Шакир улы гаиләсендә  кунакта булды.

Вазих абый белән Сания апа кунакларны үзләренең оныкларын каршы алган кебек кабул итте. Вазих абый сугышның коточкыч дәхшәте турында сөйләде.Ул үзенең җиде ел яшьлеген Ватанны саклауга биргән кеше.

 Вахих Шакир улы 1926 елны Анаково авылында дөньяга килә. 1943 елны 17 яшьлек егет Совет Армиясе сафларына алына. Ул сугышта актив катнаша, 1945 елны сугыш тәмамлангач Япония сугышына җибәрелә. Сугыш вакытында разведчик булып хезмәт итә. Сугышның соңы елларында генерал Лебедевның шәхси караулчысы була. Сугыш чорын кече сержант дәрәҗәсендә үтә, өенә кайтып киткәндә генә старшина дәрәҗәсе бирелә.

Сугышчан батырлыклары өчен орден һәм 12 медаль белә бүләкләнә. 1945 елны ул Сания апага өйләнә. Кызлары туа, ике оныгы бар.

Хатыны  Сания апа сугыш елларында  тракторчы булып эшли. Ул елларны искә алганда Сания апа күз яшьләрен тыеп тора алмый. Ә Вазых абый сугыштан соң бөтен гөмерен балта остасы булып эшли. Һәзер алар бөтен уңайлыклары булган фатирда яшиләр. Хөкүмәтнең алар турында кайгыртып торуыннан алар бик канәгать.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International