Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Солнечный" сәламәтләндерү лагерендә булды. Биредә белгечләр "Профи+" һөнәри юнәлеш бирү хезмәте күрсәтте. Анда 22 укучы катнашты.
Әлеге чара укучыларга теге яки бу һөнәрләрләрнең күренекле вәкилләре белән танышырга, һөнәрләр турында белергә ярдәм итә.