Бүген, Бөек Ватан Сугышы башланганга 76 еллыгы уңаеннан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик укулар оештырылды.
Балалар Бөек Ватан сугышы еллары турында укыган хикәйләр турында сөйләде, әти-әниләре белән бергә ветераннарның батырлыгы турында фикер алышты.
Чараның максаты булып үсеп килүче буында ватанпәрварлык тәрбияләү, батырларны истә тотарга өйрәтү торды.