Кичә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер көне узды.
Чараның максаты булып балаларда ватанпәрварлык хисе тәрбияләү торды.
Үзәк карамагындагылар тәрбиячеләре белән бергә сугышта һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләде, "Беренче сугыш көннәрендә" дип исемләнгән фильм карады.