“Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Үлгәннәргә мәңгелек дан” девизы астында күп кенә чаралар оештырылды.
22 июнь көнне үзәкнең хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган бабаларыбызны искә алу чарасы үткәрде. Тәрбиячеләр балаларга фашистларның ничек итеп элеккеге СССР дәүләтенә бәреп керүләре, халкыбызның сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары турында сөйләде. Балалар бик зур кызыксыну белән үзләренең яшьтәшләре кебек булган герой-пионерлар Валя Котик, Леня Голиков, Володя Дубинин, Зина Портнова, Марат Казейларның кабатланмас батырлыклары турында һәм аларның геройларча һәлак булуларын тыңладылар.
Аннан соң балалар тәрбиячеләр белән берлектә мәңгелек ут янында һәлак булганнарны искә алып, чәчәкләр салды.
Шушы чараларны төгәлләп, ахырдан балалар “Һәрвакыт булсын кояш!”, “Безгә сугыш кирәкми!” темалары астында рәсем конкурслары уздырдылар. Бу рәсемнәрдә алар үзләренең кичерешләрен, эчке халәтләрен сурәтләделәр.