Тәтеш районында ел башыннан 56 балигъ булмаган эшкә урнаштырылган

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру буенча эш алып бара.

Мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 56 укучы эшкә урнаштырылган. Барлыгы агымдагы елда 150 балигъ булмаганны эшкә урнаштырыга планлаштырыла.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре эш бирүчеләргә балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү вакытында хезмәт законнары һәм башка норматив хокукый актларга таянып эш итәргә куша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International