Бүген Буа эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
Чарада 8 шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты, шулар арсында "Буа икмәк заводы" ҖЧҖ, "Буа машина төзү заводы", "Буа дәүләт драма театры" ААҖ, "Буа "Элеваторы" ҖЧҖ, "СтройГарант" ҖЧҖ, "Авангард" ҖЧҖ һәм башкалар булды.
Эш бирүчеләр баш бухгалтер, каравылчы, сатучы, маляр, слесарь, сатучы-кассир, эретеп ябыштыручы, фасовщик, кибет директоры, пешекче, машина йөртүче, шиномонтажник, мельник кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 68 кеше булды, шуларның 57се вакантлы урыннарга чакыру алды.