"Веста" үзәге хезмәткәрләре спорт чарасы оештырды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Любовь Таирова коллегалары өчен сәламәтлек көне оештырды.

Чараның максаты – актив тормыш позицияләрен формалаштыру, ширкәт һәм игелекле хисләр үстерү.

Чара "Веста" үзәгенең спорт мәйданчыгында узды. Белгеч бу көнне үзенең хезмәттәшләренә волейбол уйнарга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International