"Өмет" үзәге белгечләре инвалид балаларны туган көннәре белән котлады

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең инвалид балаларны котлау матур традициясенә әверелде.

Кичә, 21 июнь көнне, берьюлы өч бала туган көнен билгеләп үтте. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Биектау ТВ" телеканалының хезмәткәрләре белән берлектә балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Котлауларга Казан шәһәренең "Күмәч кондитер комбинаты" ААҖ дә кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International