Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Очрашуда янгын куркынычсызлыгы һәм гражданнар оборонасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Янгын сүндерү-коткару отряды инженеры Гөлизә Хәсәнова профилактик лекция укыды. Ул катнашучыларны көндәлек тормышта үтәлер тиешле янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре белән җентекләп таныштырды. Гөлизә Хәсәнова үз чыгышында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеген белергә кирәклегенә басым ясады, янгын сүндергеч белән эшләүнең тәртибен күрсәтте. Шулай ук иң актуаль темаларның берсе – пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында гамәлләр турында фикер алыштылар.
Мондый чараларның максаты гражданнарның иминлек дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт. Катнашучылар файдалы мәгълүмат кына алмады, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде.