Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Гаилә" ял һәм күңел ачу шәһәр паркында булдылар.
Экскурсия барышында балалар паркны төзү тарихы белән танышты, велосипедта йөрде, батутта сикерде, күңел ачу программасында катнашты.
Тәрбияче сүзләренчә, мондый актив чара барысына да бик ошады.