Казанда Төбәкара социаль форум узды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Бу минутларда Федераль монополиягә каршы хезмәт үзәгенең укыту-методик базасында Төбәкара социаль форум уза.

Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, - шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм экс-министрлар арасыннан хәзерге вакытта ТР Куркынычсызлык Советы Секретареның вазыйфасын башкаручы Айрат Шәфигуллин, Клавдия Новикова, Галина Лоцманова булды.

Форумны оештыручылар булып ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмат-методика үзәге торды.

Чарага чакырылган җитәкчеләр арсында Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Псков өлкәсе социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре дә булды.

Моннан тыш, чара кысаларында Республика этабында “Иң яхшы социаль хезмәткәр” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International