“Шатлык” приюты карамагындагылар учреждение территориясен яхшырта

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

«Барыбыз бергә булдырабыз» республика проекытын  тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр  тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән  бергәләп гаилә белән ял итү өчен приют территориясендә “Балалар паркы” булдыру эшен дәвам итә.

Һәр язны әниләрнең һәм әбиләрнең тәрәз төпләрендә, ямь-яшел келәм кебек үсентеләр үсеп утыра, тик балаларга бу үсентеләргә кагылырга рөхсәт итмиләр. Ә бу кызыксыну ел саен арта гына бара, балалар бик теләп үсентеләрне утыртырлар, су сибәрләр иде. Аларның бу хыяллары тормышка ашты, бүген алар күпьеллык чәчәк – мальва чәчәген утырттылар. Балалар үз эшләренең нәтижәләрен күреп сөенде, ә бу сөенеч балаларга экологик кыйммәтләрне  үстерергә мөмкинлекләр тудыра, табигатькә уңай хисләрне ныгытырга булыша. Алдагы тормышка аяк басканда ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International