Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар һәм психоневрологик интернатлар карамагындагылар арасында оештырылган Республика шахмат-шашка турнирының җиңүчеләре билгеле булды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 июнь көнне, "Физ-ра" фитнес-үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар һәм психоневрологик интернатлар карамагындагылар арасында оештырылган Республика шахмат-шашка турниры узды.

Чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан оештырылды.

Нәтиҗәдә, шашка турниры буенча ярышларда призлы урыннарны түбәндәгеләр алды: Николай Евлейкин Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Анатолий Конттелов Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Владимир Яшин Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.

Шашка турниры буенча ярышларда призлы урыннарны түбәндәгеләр алды: Константин Немирский Алабуга психоневрологик интернаты, Альберт Бекмухамедов Алабуга "Яңа йорт" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Юрий Воронков Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.

Калган катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International