Бүгенге "Россия Символы – каен" әдәби-музыкаль сәгатендә өлкән яшьтәге кешеләргә тагын бер кат Россия Федерациясе гербы, флагы, гимны турында искәрттеләр.
9 июнь көнне интернат карамагындагылар "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган “Буыннар дуслыгы” дип исемләнгән чарада катнашты.
Көннең икенче яртысында өлкәннәргә кунакка Котловка авылы иҗади коллективы "Минем Ватаным – Россия" музыка программасы белән килде.
Шулай ук интернатта яшәүчеләр Алабуга Александровский паркында 12 июньдә узган "Музыкаль кибет" гала-концертында булдылар.