Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар белән күп кенә чаралар уздырылды.
6 июнь көнне балалар Арча этнографик музеенда экскурсиядә булып, Россиянең символикасы – гербы һәм флагы белән танышты.
7 июнь көнне район китапханәсе белән берлектә “Минем Россия” исемле чара уздырылды. Балалар “Россия көнен “ бәйрәм итү турында кызыклы мәгълүмат тыңлады. Илебезнең гербы, флагы, гимны турында видеофильм карады, шулай ук китапханә хезмәткәрләре интеллектуаль-иҗади уен уздырды.
8 июнь көнне балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Без Россия балалары” исемендә, асфальтка рәсемнәр ясау конкурсы уздырды. Балалар үзләренең рәсемнәре аша туган ил һәм аның символикаларын ничек аңлауларын чагылдыра алды.
Ә инде Россия көненә багышланган чараларны төгәлләп үзәктә студентлар һәм волонтерлар ярдәмендә “Бергә без зур көч, бергә без Россия” исемле спорт уеннары үткәрелде.
Үзәкнең тәрбиячесе Фания Саматовна сүзләренә караганда, мондый чаралар уздыру балалар күңелендә туган илебезгә карата хөрмәт, ярату һәм горурлык хисе тәрбияли.