Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Татарстан Республикасы композиторлар Берлеге әгъзалары белән очрашты.
Очрашу барышында балаларга танылган композиторларның музыкаль композициясен тыңларга тәкъдим ителде.
Ахырда балаларның музыкаль һәм мәдәни үсеше өчен Татарстан тарихы һәм мәдәнияты турында басмалар тапшырылды.