Карау буенча ярдәмчеләр квалификацияләрен күтәрә

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Республикада халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә һөнәри эшчәнлек алып баручы ярдәмчеләр өчен белем бирү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Укулар 2026 елда Татарстан Республикасында карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру чаралары планы кысаларында үткәрелә һәм карау буенча хезмәтләрне сыйфатлы күрсәтү максатында хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Уку процессы барышында тыңлаучылар озак вакытлы карау системасының төп төшенчәләрен һәм карауга мохтаҗ гражданнарга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен карадылар, гигиеник карау, ризык кабул итүдә ярдәм күрсәтү, хәрәкәт итүнең эргономик ысулларын куллану буенча практик күнекмәләр алдылар. Шулай ук аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче гражданнарны социаль һәм физик активлыкка кызыксындыру ысулларын өйрәнделәр.

Чараларда 61 кеше катнашты. Квалификация күтәрү программаларын һәм укыту семинарларын тыңлаучылар алган белемнәренең һәм күнекмәләренең югары практик әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International