Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен дәресләрнең яңа форматларын кертү дәвам итә.
Социаль адаптацияләү буенча белгеч Рәмзилә Нуриева социаль хезмәтләр алучыларга капкачлар белән иҗади дәрес тәкъдим итте. Катнашучыларга төрле төстәге капкачлардан теләсә нинди фигура ясарга тәкъдим ителде – нәтиҗәдә бик кызыклы картиналар килеп чыкты.
Мондый чаралар бик файдалы: бармаклар һәрвакыт эшкә җәлеп ителгән, бу исә вак моториканы үстерә. Моннан тыш, дәресләр фантазияне, игътибар туплау сәләтен яхшырта.
Социаль хезмәтләр алучылар мөстәкыйль иҗат эшчәнлегеннән бик зур уңай хис-кичерешләр алды.