Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр һәм волонтерлар өчен "Өмет нуры” проектны тормышка ашыруга җәлеп ителгән семинар узды.
Семинарның темасы булып “Инвалид балаларны тернәкләндерүнең практик ысуллары” торды.
Укытуларны Казан "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм Казан шәһәре "Эзләү" инвалидлар җәмәгать оешмасы югары квалификацияле белгечләре уздырды.
Уку кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларның үсеш үзенчәлекләре, коммуникацияләр алымы, индивидуаль тернәкләндерү программасын булдыру кебек мәсьәләләр каралды.
Укулар тәмамлангач, һәр катнашучы сертификат алды.
"Өмет" үзәге белгечләре искә төшерә: проектта катнашу өчен инвалид балаларны теркәү дәвам итә. Өстәмә мәгълүматны 8(84365)3-29-07 телефоны буенча алырга була.