Елмаю гомерне озайта

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның эмоциональ халәтен яхшырту һәм социализацияләү буенча чаралар актив гамәлгә ашырыла. Программа «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының бер өлеше булып тора.

1 апрель көнне социаль хезмәт алучылар белән «Елмаю гомерне озайта» дигән чара үткәрделәр. Өлкәннәр күңелле итеп вакыт үткәрде, конкурсларда һәм музыкаль викторинада катнашты. Бу көн өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International