"Балачак дөньясы" махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге туган тел көненә багышланган "Туган тел" Республика конкурсы оештырды.
Конкурста республиканың 16 приютыннан 25 бала катнашты. Конкурсантлар рус, татар, чуваш һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләде.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. 3 урында
Анна Ефимова (" Әгерҗе” "Ласка” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты), 2 урын Рамазан Файзуллоев (Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты), 1 урынны Диана Грахова (Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты) яулады.