Шушы көннәрдә Олы Кайбыч авылының "Рәйхан" кафесында район башлыгы катнашында тантаналы чара узды.
Бәйрәм Кайбыч район башкарма комитеты гражданлык актларын теркәү бүлеге, социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә оештырылды.
Чарага уртак никахта 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән 25 гаилә пары, күптән түгел балалары туган 8 гаилә чакырылды.