Казан шәһәре (Яңа Савин районы) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясенең Казан җирле бүлегенең вәкилләре белән берлектә "Талантлар иле" дип исемләнгән чара үткәрде.
Чара психоневрологик авырулары булган инвалид балаларны төзәтү-дәвалау үзәгендә узды.
Чара кысаларында интерактив программа оештырылды, балигъ булмаганнарның иҗади номерлары тәкъдим ителде, гаилә конкурслары, викторина һәм уеннар үткәрелде.
Яшь артистлар "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясенең Казан җирле бүлегеннән бүләкләр алды.