Җиңү Көне алдыннан "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Мин хәтерлим, мин горурланам" дип исемләнгән рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре конкурсы узды. Берничә көн дәвамында малайлар, кызлар һәм аларның ата-аналар уз талантларын төрле яклап күрсәтте.
Ә иҗади атна ахырында балалар тематик фотосессиядә катнаштылар. Егетләргә, кызларга чын солдат атрибутларын - хәрби форма, беретларны киеп карау мөмкинлеге булдырылды.