Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм барлык пенсионерларны бушлай "Солдат Иван Бровкин" дип исемләнгән фильмын карауга чакырды.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мәрхәмәтле, тыйнак, сөйкемле авыл малае Иван Бровкин һәркемнең күңеленә кереп калды.