21 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Виктория Гобәйдуллина су-джок методикасы буенча дәрес үткәрде. Социаль хезмәтләр алучы белән чара «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген күнектерү» технологиясе кысаларында оештырылды.
Төп терапия белән бергә су-джок инсультлардан соң яки җәрәхәтләрдән соң тернәкләнү өчен кулланыла. Техниканы өй шартларында кабатлау шактый җиңел.
Су-джок практикасы белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар арасында танылу тапты. Бу зыян китерми торган төп терапиягә гади ярдәмче метод булып тора.