Министрлык «Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән» рәсем конкурсы игълан итә

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Хезмәт эшчәнлеге барышында хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, үсеп килүче буында хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау культурасын формалаштыру мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.

Конкурста ТР халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларының, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренең һәм социаль хезмәт күрсәтү балалар йортларының балигъ булмаган алучылары катнаша ала.

Конкурс өч яшь төркеме буенча уздырыла:

- 7 яшьтән 10 яшькә кадәр;

- 11 яшьтән 14 яшькә кадәр;

- 15 яшьтән 18 яшькә кадәр.

Конкурста катнашу өчен җибәрелә торган рәсемнәр теләсә нинди техникада, теләсә нинди инструментлар кулланып, А4 форматындагы кәгазьдә ясалырга тиеш.

Гаризалар 20 апрельдән 20 майга кадәр кабул ителә.

Конкурс турында нигезләмә монда >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International