Шушы көннәрдә Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Беркем дә һәм берни дә онытылмаган" күпкырлы, масштаблы акциясе үткәрде.
Акциянең максаты булып Бөек Ватан сугышы ветераннарының күмелгән урыннарын җыештыру торды.
Шунысын да әйтергә кирәк, тол хатыннар, сугыш һәм тыл ветераннарын традицион котлау акциясе дә старт алды. Ветераннарны хөрмәтләү чараларында Лениногорск музыка-педагогика көллияте укучылары үз өлешен кертте.