8 майда 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында (1941-1945) Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов катнашчак.
Әлеге чарага шулай ук, республиканың бөтен районнарыннан 400 дән артык сугышта катнашучы һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылды.