2017елнын 4 маенда Азнакай районының хезмәтне саклау буенча координацион советының район башлыгы урынбасары Н.Нагимов, Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л.Гафиева, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр катнашында күчмә утырыш булып узды.
Утырыш барышында совет әгъзалары авыл хуҗалыгы оештыруындагы хезмәтне саклау өлкәсендә мәсьәләләр, техника куркынычсызлыгы, медицина тикшерелүләре узу, хезмәткәрләрнең шәхси саклану җиһазлары белән тәэмин ителүе турында фикер алыштылар.
Чара нәтиҗәләре буенча аграр сектор предприятиеләренә түбәндәге тәкъдимнәр кертелде:
1.социаль иминият фонды аша хезмәтне саклауда чыгымнарны каплау программасында катнашу.
2. һөнәри авырулар һәм травматизм очраклары булмасын өчен хезмәтне саклау һәм хезмәт иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирү.