Шушы көннәрдә Министрлыкта “Социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән эшләүдә яңадан торгызу технологияләрен куллану” Республика семинары узды.
Семинарда халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәк хезмәткәрләре, Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, бөтен республикадан социаль хезмәт күрсәтү өлкәсеннән 107 белгеч катнашты. Катнашучылар игътибарына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча коммерцияле булмаган оешмаларның тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Чараның йомгаклау өлешендә эшлекле уен уздырылды.