Апас районында социаль хезмәт алучылар ТАССР төзелүенең тарихы белән таныштылар

2017 елның 28 апреле, җомга

ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуын бәйрәм итү кысаларында Апас районында социаль хезмәт алучылар өчен "Книголюб" клубы оештырылды.

Чирмешән клубы мөдире Нурия Габдрахманова җитәкчелегендә "Книголюб" клубы үзәк карамагындагы Рәшидә Зиннатуллинада кунакта булды. Социаль хезмәткәрләр Гөлүсә Бәширова һәм Тәзкирә Вафина пенсионерларны китап уку чарасына чакырды.

Өлкән кешеләргә ТАССРның тарихы турында әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International