"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә максатчан теркәлгән Бөек Ватан сугышы ветераннары Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Экскурсовод Гөләндәм Давыдова туган як тарихы турында сөйләде.
"Музейларда йөрү һәрвакыт танып белү сәләтен арттыра. Безнең ветераннар әлеге очрашудан бик канәгать калды һәм музей хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен белдерде", - дип сөйләделәр бүлек белгечләре.