Кичә, 26 апрель көнне, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева тематик чара үткәрде. Әлеге чара Чернобыльда һәлак булучылар истәлегенә багышланган иде.
Чара барышында социаль хезмәт алучы Казаннан Гөлсинә Шәрипова, Кама Тамагыннан Илсөяр Кәримова шигырьләр укыды. Аннары барлык катнашучыларга да кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде.
Чара һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып бетте.