Шушы көннәрдә Казанның Вахитов районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чарада 4 предприятие вәкилләре катнашты. Биредә барлыгы 418 эш урыны тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 309 кеше булды, шуларның 23е алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.