Бүген Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге базасында Мөмкинлекләр фестивале узды. Чара инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында оештырылды.
Фестивальдә 50 кеше катнашты, шул исәптән 35 волонтер һәм 9 эксперт. Катнашучылар арасында – 6 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм мәгариф оешмалары вәкилләре.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин чыгыш ясады.
Чара программасында 9 компетенция буенча биремнәр бар иде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар һәм кызыксындыру призлары алды.