Бүген Министрлыкта "Иң яхшы мәшгульлек үзәге – 2016" Республика конкурсына йомгак ясалды.
Исегезгә төшерәбез, иң яхшы эш белән тәэмин итү үзәге исеме өчен Әлмәт, Буа, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Азнакай, шулай ук Саба, Менделеевск, Минзәлә, Кукмара, Әлки һәм Лаеш районнары көрәште.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча “Эш белән тәэмин итү үзәкләре (авыл)" номинациясендә өченче урынны Саба халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, икенче урында Лаеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, беренче урында Кукмара һәм Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре булды.
“Эш белән тәэмин итү үзәкләре (шәһәр)" номинациясендә өченче урында Азнакай һәм Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәкләре, икенче урында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге булды. Беренче урынна исә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге яулады.
Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.