Бөтенроссия "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Радуга" клуб әгъзалары белән спорт-сәламәтләндерү чара оештырды.
Чараның төп максаты булып уеннарда, викториналарда һәм бәйгеләрдә катнашу торды. Үзәк белгечләре сүзләренчә, мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, балалар коллективын тупларга ярдәм итә.