Яр Чаллы шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсендә «Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге акыл үсеше бозылган яшь кешеләр өчен махсус очрашу узды. Чара Идел буе федераль округының «Акыл сәламәтлеге» проекты һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылды.
Мәртәбәле кунак – Татарстанның халык рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Мәдьяр Хәзиев булды. Катнашучылар аның «Туган илгә җыр» дип аталган шәхси күргәзмәсе белән танышты. Анда матур табигать күренешләре, көнкүреш вакыйгалары һәм милли мотивлар тәкъдим ителгән. Оста кунакларга үз эшләрен иҗат итү тарихлары һәм илһам чыганаклары белән уртаклашты.
Күргәзмә белән танышканнан соң, «Канәфер чәчәге» мастер-классы үткәрелде. Анда катнашучылар гофрированный кәгазьдән ирек, хезмәт һәм яз символы булган чәчәк ясарга өйрәнделәр. Остазлар җитәкчелегендә яшьләр таҗ яфракларын формалаштыру, чәчәк бөресенә күләм бирү һәм композицияне җыю техникасын үзләштерделәр.
Бу иҗади чара катнашучыларга якты хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте, ә китапханә исә тагын бер тапкыр үзенең китаплар саклагычы гына түгел, ә мәрхәмәтлелек һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөргән мәдәни үзәк булуын раслады.