Татарстан Республикасының барлык тернәкләндерү үзәкләрендә 28 апрельдә инде традициягә әйләнгән ачык гаилә/ата-ана көннәре узды. Аларда 290 кеше – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Проектның төп максаты – ата-аналарга мөмкин булган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен аралашу мәйданчыгы булдыру. Бу айда аеруча тернәкләндерү чиратын формалаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.
Чара кысаларында ата-аналар 2026 елда инвалид балалы гаиләләр өчен ташламалар һәм пособиеләрдәге үзгәрешләр, социаль пособиеләрнең һәм айлык акча түләүләренең индексациясе, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программаларын рәсмиләштерү тәртибе, тернәкләндерү техник чараларын алу, электрон сертификатлар куллану, эшкә урнаштыру квоталарын киңәйтү, шулай ук яңадан укыту һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге белән яңа белгечлек алу программалары турында мәгълүмат алдылар.
Чараларда тернәкләндерү үзәкләре белгечләре генә түгел, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәшгульлек үзәкләре һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә катнашты. Ата-аналар социаль интеграциянең төрле аспектлары буенча консультацияләр алдылар. Махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре мәшгульлек өлкәсендәге хезмәтләр турында белә алдылар.
Киләсе ачык гаилә көннәре майга планлаштырылган.