Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Казан шәһәренең Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге тәрбияләнүчеләре көмеш волонтерлар белән бергә Җиңү көненә багышланган бәйрәм открыткалары әзерләделәр.
Балалар, символик сурәтләрдән файдаланып, котлаулар ясадылар. Открыткаларда алар кызыл канәфер чәчәген – мәхәббәт, тугрылык, батырлык, ирек, хәтер, ныклык һәм Җиңү символын ясадылар. Шулай ук балалар ак күгәрченне – дөньяда гомуми танылган тынычлык, яхшылык, сафлык, мәхәббәт һәм өмет символын, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң сугышка һәм көч куллануга каршы көрәшнең халыкара билгесенә әверелгән символны да сурәтләделәр.
Бу открыткаларны тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциясе зонасында булган һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчыларга багышладылар. Котлауларда балалар рәхмәт сүзләрен, якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләү һәм тизрәк өйгә кайту теләкләрен яздылар.
Бу акциядә көмеш волонтерларның катнашуы буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга, тәҗрибә дәвамчанлыгын, мәдәни кыйммәтләрне, традицияләрне, милли үзенчәлекләрне һәм тарихи хәтерне саклауга ярдәм итә.