"БИЕКТАУ" хәйрия фонды Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Республикакүләм Министрлар кабинетының Татарстан Республикасы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар алу конкурсында катнаша.
Номинациянең темасы – “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту”. Ул түбәндәге юнәлешләр белән тәкъдим ителә: терроризм һәм экстремизм күренешләрен профилактикалау; социаль хезмәт итү мәсьәләләре буенча конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Шулай ук, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү, экскурсияләр оештыру планлаштырыла.