Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Министрлар кабинетының грантларын алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

Гаризаларны 2017 елның 24 апрель көненә кадәр бирергә була.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 (кабинет №314) яки почта аша җибәрергә мөмкин

Тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында “Конкурслар һәм акцияләр” битендә тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International