Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева һәм психолог Маргарита Матвеева саф һавада "Спорт – ул безнең сәламәтлек!" дип исемләнгән чара үткәрде.
Ярышларда ике команда "Дуслык" һәм "Буревестник" катнашты. Биредә өлкән кешеләр спорт бәйгеләрендә көч сынашты, викторинада катнашты.